news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда танылган журналист Асия Юнысова белән очраштылар

Кичәдә ул журналистлык эшчәнлеге, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр белән аралашу турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты.

Баулыда танылган журналист Асия Юнысова белән очраштылар

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Баулы үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, танылган журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Асия Юнысова белән җылы, гаять истәлекле очрашу үтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Асия Юнысованы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильмира Хөснуллина һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова сәламләде, чәчәк бүләк иттеләр.

Кичәдә Асия Юнысова үзенең журналистлык эшчәнлеге, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр белән аралашу турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты.

Баулының 3нче мәктәбе китапханәчесе Флера Хәсәнова һәм укучылар башкаруында аның шигырьләре яңгырады, матур җырларын мәдәният йорты вокалисты Ленар Солтанов һәм Яңа Чүте авылы китапханәчесе Фәнзия Галләметдинова бүләк иттеләр.

Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина, Сиринә Вәлиева, ветераннар Сәгъдия Васикова, Мөхтәр Афзалов, Хәмдия Шәйдуллина, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиле Рәзинә Шараева, үзәк китапханә системасы директоры Лилия Фәхриева җылы теләкләрен җиткерде.

Очрашу фото һәм автограф сессия белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100