news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда рәссам Рәшит Гыйләҗев картиналарыннан торган галерея ачылды

Татарстанда, Баулыда «Рәшит Гыйләҗев галереясы» картиналар галереясы ачылды. Аны ачуны Санкт-Петербургта яшәүче рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗев һәм аның хатыны, Баулы шәһәрендә туган шагыйрә Халидә Гыйләҗева оештырды. Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Рәшит Гыйләҗев төрле жанрларда эшләүче рәссам. Аңа композициянең лиризмы һәм кискенлеге, декоратив манера портретларында психологик алымнар хас һәм аның үзенчәлекле колористлык осталыгы бар.

Рәссамның эшләре Россия, Татарстан музейларында, дәүләт һәм шәхси чит ил коллекцияләрендә бар, ә күргәзмәләре Мәскәү, Париж, Неаполь, Казан кебек зур шәһәрләрдә уза. Хәзер Баулы халкы да рәссамның эшләре белән таныша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100