Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулыда район башлыгы катнашында хәйрия Яңа ел чыршысы узды
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров катнашында, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен, хәйрия Яңа ел чыршысы узды. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.
Район башлыгы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аларга яхшы укуларын, сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Балалар зур зал сәхнәсендә әкият тамашасын карадылар, аннары чыршы тирәсендә яраткан геройлары - Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән уйнадылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз