news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда өч игезәк туган гаиләне котлаганнар

Баулыда өч игезәк туган гаиләне котлаганнар
Фото: http://bavly-tat.ru/n

Баулы районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә өч игезәккә туу турында таныклык рәсмиләштерелгән. Хәзер бәхетле әти-әни – Рузанна белән Артур Торосяннар 5 балалы гаилә булды. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә..

Торосяннар гаиләсе моңа кадәр 6 яшьлек Ангелинаны белән 12 яшьлек Марианнаны тәрбияләгән. Хәзер аларның ике энесе һәм бер сеңлесе дә бар. Яңа туган сабыйларга Григор, Геворг һәм Мария дип исем кушканнар.

ЗАГС бүлеге мәгълүматына караганда, безнең районда соңгы ун елда өч игезәк өч гаиләдә туган. Былтыр Алина һәм Радик Таҗетдиновлар гаиләсендә өч игезәк – өч кыз дөньяга килгән булган. Камилла, Әминә һәм Ралинага быел бер яшь тулган.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күп балалы әти-әнине сабыйлары туу белән тәбрик иткән, туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot