news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда мохтаҗларга азык-төлек тутырылган пакетлар өләшкәннәр

Бер күчтәнәч пакеты 400 сум тирәсе булган.

(Баулы,  20 июнь, "Татар-информ",  "Хезмәткә дан", Индира Сәйфуллина). Ураза гаете көнендә Баулы районы мөхтәсибәте мохтаҗларга бәйрәм бүләге ясады. Мәчеттә җыелган фитыр сәдакалары акчасына өлкәннәр өчен җитмеш биш, балалар өчен утызга якын күчтәнәч пакетлары әзерләнгән, дип яза җирле басма.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренчә, бер күчтәнәч пакеты 400 сум тирәсе булган. Анда дүрт төрле ярма, берәр кап чәй, шикәр, көнбагыш мае, йөзем һәм финик җимешләре салганнар. Күчтәнәчләр социаль яклау хезмәте аша алынган мәгълүмат белән мохтаҗ булган баулыларга, куп балалы гаиләләргә бирелгән, инвалидлар җәмгыяте аша да таратылган.

Вакытлыча "Гаилә" приютында тәрбияләнүче балаларга өләшкән пакетларда ярмалар урынына шоколад һәм кәнфитләр булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100