news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда “Минем депутат” мобиль кабул итү бүлмәсе тәкъдимнәр кабул итте

Шәһәрнең әлеге өлешендә яшәүче дүрт кеше гамәлдәге һәм сайланачак депутатларга наказлар калдырды.

Баулыда “Минем депутат” мобиль кабул итү бүлмәсе тәкъдимнәр кабул итте

(Баулы, 28 август, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Кадрия Гыймазова). Баулы шәһәрендә “Минем депутат” мобиль кабул итү бүлмәсе эшләде. Ул шәһәрнең түбән өлешендә, төньяк-көнбатыш микрорайонында һәм Октябрь мәйданында халыкны кабул итте. Көн дәвамында аңа җиде кеше мөрәҗәгать итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иртәнге сәгать тугызда мобиль кабул итү бүлмәсе “Ватан” паркында үз эшен башлады. Шәһәрнең әлеге өлешендә яшәүче дүрт кеше гамәлдәге һәм сайланачак депутатларга наказлар калдырды.

Калинин урамы буенча урнашкан күп катлы йортта яшәүче, урам һәм ишегалларында яктырту фонарьларын алыштыруны сорады, чөнки алар иске һәм начар яктырталар. Әлеге микрорайонда яшәүче икенче бер ханым, Казан – Оренбург трассасы буйлап Калинин урамыннан 27нче микрорайонга кадәр тротуар төзүне сорады.

Аның сүзләре буенча, аларның балалары боз сараена һәм универсаль спорт залына кадәр юл читеннән, ә кышкы вакытта машиналар юлы кырыеннан, тормышларына куркыныч астына куеп җәяү йөрергә мәҗбүр.

Балалары мәктәптә укыган ханым, мәктәп ашханәсендә балалар тукланган өчен түләүне дәүләт хезмәтләре парталы аша процентсыз түләү мөмкинлеген карауны сорады. “Аксиома – мәктәптә туклану” системасына күчкәч, ата-аналарга комиссия түләргә туры килә. Моны мәктәптә берничә баласы укыган гаиләләр ныграк сизде, чөнки түләгән саен 30 сум чамасы артык түләргә туры килә, дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100