news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда “Мин булдырам” тренажер комплексы ачылды

“Мин булдырам” оешмасы гражданнарга социаль хезмәт, социаль ярдәм итү һәм яклау өчен булдырылган.

Баулыда “Мин булдырам” тренажер комплексы ачылды
bavly-tat.ru/news/kөn-temasyi/baulyda-min-buldyram-trenazher-kompleksy-achyldy

(Баулы, 12 май, "Татар-информ", "Баулы-информ", Айгөл Идиятуллина). Баулыда мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүче “Мин булдырам” коммерцияле булмаган автоном оешманы (АНОСЛОВ) ачу тантанасы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Баулыда шундый комплекс ачу – Марат Ильясовның идеясе. Ул унике ел элек авария эләккән, умырткасына җитди зыян килгән. Табибларның борчулы фаразларына да карамастан, аякка баскан. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тернәкләндерү комплексы булдыру – күптәнге хыялы. Менә ниһаять аның хыялы чынга ашты.

Марат Ильясовны котларга Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, проект буенча партнерлары, дуслары, танышлары, күршеләре һәм туганнары килде.
Аңа бик күп рәхмәт сүзләре, матур теләкләр әйтелде. Марат проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән бар кешегә рәхмәт белдерде, төп ярдәмчесе – әнисе Гайшә Заһит кызына рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен әйтте.

“Мин булдырам” коммерцияле булмаган автоном оешмасы (Анослов) гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм итү һәм яклау өчен булдырылган.

Ул, ял көннәреннән тыш, көн саен эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100