news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда мәдәният хезмәткәре Миргалиян Фәхриевне искә алдылар

Баулыда мәдәният хезмәткәре Миргалиян Фәхриевне искә алдылар
Фото: https://bavly-tat.ru/

Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргалиян Фәхриев истәлегенә «Кеше китә – җыры кала» дип исемләнгән искә алу кичәсе булды. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Миргалиян Фәхриевне искә алу кичәсе аның турындагы фильмны күрсәтү белән башланып китте.

Ленир Дәүләтшин белән Гөлназ Мәҗитова алып барган хәтер кичәсе бер сулышта үтте, зал тутырып килгән тамашачыларны (ә аларның күбесе Миргалиян Фәхриевне якыннан белгән баулылар) елатты да, көлдерде дә.

Гаҗәеп педагог, үз эшенең остасы, зур йөрәкле кеше, зирәк остаз, дөреслекне ерып бара торган кеше – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы татар халык театры режиссёры Миргалиян Фәхриевне әнә шулай җылы итеп искә алдылар. Чара аның шәкертләре, хезмәттәшләре, дуслары истәлекләре, концерт номерлары, спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барды.

Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин Миргалиян Фәхриевнең укучысы да, хезмәттәше дә. Ул аның белән беренче танышкан көннәрен, бергә спектакльләр куеп йөргәнен, остазының гаҗәеп кеше булуын билгеләп үтте.

«Мин Миргалиян Миргазияновичны беренче тапкыр 43 ел элек күрдем. Бу 1980 ел иде. Минем 1нче мәктәптә укыган вакытым. Безне, 5нче сыйныф укучыларын, без 44 бала идек, икегә бүлеп, ике педагогка бирделәр. Мин Галия Сабирҗановна Фәхретдинова классына эләктем. Икенче классны Миргалиян Фәхриевкә бирделәр. Ә 6нчыда укыганда Миргалиян Миргазиянович мине халык театрына чакырды. Аннары инде без аның хезмәттәшләр дә булдык», – дип искә алды Ринат Хәмидуллин.

Кичәгә Миргалиян Фәхриевнең тормыш иптәше Тамара Фәхриева, улы Радмир Фәхриев, оныклары да килгән иде. Чарага Миргалиян Фәхриевнең энесе Миргалим Фәхриев та килгән иде. Ул энесен җылы хисләр белән искә алды.

«Хөрмәтле баулылар, Миргалиян Миргазиянович Фәхриев истәлегенә шундый кичә оештырганыгыз өчен, ул куйган спектакльләргә йөргәнегез өчен, гаиләбез исеменнән зур рәхмәт. Ул исән булса, оныкларына бик тә сөенер иде. Без кадерлебезне бик юксынабыз, аның якты истәлеге күңелләребездә, баулылар күңелендә мәңге сакланыр», – диде Тамара Фәхриева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100