Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулыда мөселман яшьләре волейбол турнирында көч сынашты
Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Ютазы районнары командалары уйнады.
(Баулы, 12 март , "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Индира Сәйфуллина). Кичә Баулының универсаль спорт залында Татарстан Республикасының биш төбәгеннән килгән мөселман яшьләре, мәчет әһелләре, район имамнары волейбол уйнадылар, дип яза район басмасы.
Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Ютазы районнары командаларын Баулы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов сәламләде һәм аларга уңышлар теләде.
- Безнең районда спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылды. Мөселман яшьләре арасында ел дәвамында бердәм чаралар уздыру да матур гадәткә әверелде. Баулыда сезне күрүебезгә без шат. Уен бик матур үтәр дип ышанам, - диде ул.
Волейбол ярышлары Коръән аятьләре һәм Баулы районы имам хатыйбы Әнвәр хәзрәт Хәмитовның вәгазь-нәсыйхәте белән башланып китте.
- Уеннар дустанә мөнәсәбәттә, истә калырлык булып үтәр дип уйлыйм. Әгәр дә уеннар барышында ризасызлыклар туса, аларны сабыр гына, дөрес итеп чишү юлларын карарбыз. Барыбызга да билгеле, спорт - берләштерә дә, дуслаштыра да.
Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчете имамы Абдразак Гыймранов та ел саен мондый бәйәгеләрдә теләп катнашуын әйтте.
- Быелгы ярышларда күрәм: гаиләләре, яки кечкенә улларын ияртеп килүчеләр байтак. Бу бик күркәм күренеш. Динебез дә шулай куша бит. Без тату, бердәм булырга тиешбез. Ә һәр эшнең башы гаиләдән башлана. Балаларыбыз да үзләренең якыннары, бәлки әтиләре өчен кайгырып, шатланып, көч биреп торалар. Киләсе елга безгә дә үзебезнең районнардан балаларны алып килергә кирәк дигән фикер уянды миндә, - диде ул елмаеп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз