news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда Мәүлид кичәләре дәвам итә

Конкурста катнашучыларны Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сәламләде, аларга Мөхәммәт пәйгамбәр турында да сөйләп үтте.

(Баулы, 10 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулының “Гали” мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышланган шигырь уку һәм мөнәҗәт әйтү конкурсы булды, дип яза җирле басма.

Конкурста катнашучыларны Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сәламләде, аларга Мөхәммәт пәйгамбәр турында да сөйләп үтте.

Конкурста егермегә якын кеше катнашты. Алар арасында Мөхәммәт пәйгамбәрне данлаучы шигырь юлларын үзләре иҗат итүчеләр дә бар иде. Чыгышлар тәмамлангач, Гөлсорур абыстай Гафурова җитәкчелегендәге жюри иң яхшы чыгыш ясаучыларны билгеләде. Конкурста катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, аларның барсына да затлы китаплар бүләк иттеләр, ә Римма Яруллина белән Зәйтүнә Ибраһимовага китапка өстәп матур яулыклар да бирделәр. Нәкъ менә алар конкурсның җиңүчеләре дип табылды.

Мәүлид кичәсе табын янында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100