Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулыда мәетханә төзелеше дәвам итә
Бүгенге көндә инде әлеге бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган, эчтә эшләр башкарыла.
(Баулы, 6 август, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулының төньяк-көнчыгыш өлешендәге “Өмет” мәчетендә мәетханә төзелеше дәвам итә. Әлеге изге эшкә районның күп кенә оешма-предприятиеләреннән эшче куллар җәлеп ителгән, дип яза район газетасы.
Узган ел гына уртак көч белән мәетханәгә нигез салынган иде. Бүгенге көндә инде әлеге бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган, эчтә эшләр башкарыла.
– Аллага шөкер, мәчетләребездә башланган һәр эшне район җитәкчелеге хуплап каршы ала һәм ярдәм итә. Бу юлы да шулай булды, – ди районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Бергә киңәшләшкәннән соң эшне уртак көч белән дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдек. Бүгенге көндә мәетханәнең түбәсе ябылды, тәрәзәләр кайтартабыз, төп бинасының идәненә плиткалар җәелде, стеналарын буйыйбыз, җиһазлар кайтардык. Шулай ук су, ут кертелгән, канализация челтәре ясалган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз