news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда "Җәлил укулары" халыкара әдәби бәйгесенең район туры узды

Баулы укучылары биш номинациядә чыгыш ясады.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Баулыда, 6 нчы санлы мәктәпнең данлыклы Муса Җәлил музеенда, “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең район туры узды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә Баулы укучылары биш номинациядә чыгыш ясады. Алар - “М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару”, “М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару”, “М.Җәлил дөнья телләрендә”, “Фронтовиклар әсәрен татар телендә башкару” һәм “Яшь җәлилчеләр”.

Чарага мөхтәрәм кунак – Муса Җәлил уникаль музеен булдырган кеше, ветеран укытучы, Муса Җәлилнең исемен аклауга, иҗатын өйрәнүгә күп көч куйган язучы Рафаэль Мостафинның бертуган сеңлесе Светлана Гобәйдуллина да килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100