Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулыда көрәш буенча «Нургали батыр» республика турниры узачак
5 декабрьдә Баулы шәһәре Спорт сараенда яшьләр арасында милли көрәш буенча «Нургали батыр» республика турниры узачак. Әлеге дәрәҗәле спорт чарасы күп тапкырлар Сабан туе батыры булган Нургали Усманов истәлегенә багышлана. Бу хакта Баулы районының «Хезмәткә дан» газетасы яза.
«Турнир 2014 елдан бирле даими рәвештә оештырылып килә. Ул танылган җырчы, Татарстанның халык артисты, милли көрәш буенча спорт остасы Вил Усмановның әтисе хөрмәтенә үткәрелә. Вил Нургали улы үзе дә, Баулы һәм Казан Сабан туйларында күп тапкырлар баш батыр калган көрәшче буларак, әтисенең данын лаеклы дәвам итүче шәхес.
Бәйгенең абруе һәм географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел да келәмдә Татарстан районнарыннан гына түгел, ә күрше Башкортстан Республикасыннан һәм Оренбург өлкәсеннән килгән иң көчле яшь көрәшчеләр дә бил алышачак», – диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз