news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда “Китапханәдә төн” узды

Халык арасында популяр булган әлеге акция бу юлы “Бөтен дөнья – театр!” темасына багышлап үткәрелде.

(Баулы, 20 апрель, "Татар-информ", "Баулы-информ", Вәдимә Хафизова). Баулы, илебезнең йөзләгән башка шәһәрләре кебек, “Китапханәдә төн” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу турыда җирле бама хәбәр итә.

Шәһәр үзәк китапханәсе анда 2015 елдан бирле катнаша. Халык арасында популяр булган әлеге акция бу юлы “Бөтен дөнья – театр!” темасына багышлап үткәрелде. Чөнки китапханә белән театрның уртаклыгы күп. Икесе дә мәдәният учреждениесе, икесенең дә төп нигезе – әдәбият. Китапханәгә дә, театрга да халык яратып йөри.

“Китапханәдә төн” акциясе – халыкны китап укуга җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә торган күләмле вакыйга. Бу көнне китапханәләр гадәти көннәргә караганда озаграк эшли. 

Баулыларны китапханәгә керү юлында ук театр геройлары каршы алды. Алар арасында Иван Грозный да бар иде. Әлеге образда элек теш технигы булып эшләгән пенсионер, китап укырга, театр сөюче Владимир Ширкин иде.

Мондый акцияләрдә гадәткә кергәнчә, бирегә килүчеләр төрле мәйданчыкларда булдылар. Бу юлы алар антик театр, татар милли театры тарихы, балалар театры, мода театрына багышлап оештырылган иде. Шулай ук биредә театр буфеты, театр фотоательесы, шатлык остаханәсе дә эшләде.

“Китапханәдә төн” акциясенә килүчеләр, төрле мәйданчыкларда булганнан соң, үзешчән артистлар, актерлар һәм музыкантлар катнашындагы концертны карап хозурландылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100