news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда ир-атны ялган документ өчен хөкем иткәннәр

Гаепләнүче И. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

(Баулы, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Октябрьский шәһәре кешесе Баулы районы территориясендә ялган машина йөртү таныклыгы белән тоткарланган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Октябрьский шәһәреннән 27 яшьлек И. быелның сентябрендә, транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш, ачыкланмаган заттан ялган документ – фотосы ябыштырылган машина йөртү таныклыгы алган һәм аннан куллана башлаган.

4 октябрьдә Казан-Оренбург автоюлының 365нче чакрымында Баулы районы территориясендә ВАЗ-21053 автомобиле белән идарә иткәндә, аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткан. Документларны тикшерү барышында, гаепләнүче ЮХИДИ хезмәткәренә ялган таныклыгын күрсәткән, ул патруль хезмәте хезмәткәрендә шик уяткан.

Гаепләнүче И. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100