news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда инвалидлар декадасында күргәзмә эшли

Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикле балалар, I һәм II төркем инвалидлар, өлкән яшьтәге инвалидларның рәсемнәре урын алган.

Баулыда инвалидлар декадасында күргәзмә эшли
Ильнар Тухбатов

(Баулы, 5 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулыда инвалидлар декадасы кысаларында,11 декабрьгә кадәр “Шәфкатьлелек” үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗади эшләреннән торган “Неунывающие сердца” күргәзмәсе эшли, дип яза җирле басма.

Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикле балалар, I һәм II төркем инвалидлар, өлкән яшьтәге инвалидларның рәсемнәре, пыялага төшергән бизәкләре, кул эшләре, сәйләннән, тозлы камырдан ясалган эшләнмәләре урын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot