news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда иң оста шигырь сөйләүчеләрне ачыкладылар

Конкурсның финал өлеше 15-17 апрель көннәрне Казанда Актерлар йорты сәхнәсендә үтәчәк.

Баулыда иң оста шигырь сөйләүчеләрне ачыкладылар

(Баулы, 17 март, "Татар-информ", "Баулы-информ", Кадрия Гыймазова). Баулыдагы 1нче мәктәпнең актлар залында Габдулла Тукай исемендәге халыкара шигырь укучылар конкурсының район этабы үтте. Аның җиңүчеләре район данын Казанга барып яклаячак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Элеге конкурс инде тугызынчы тапкыр үтә. Быел аның темасы – “Туган ягым – яшел бишек” .

Конкурсның сайлап алу этаплары мәктәпләрдә үткән, ә район күләмендәге конкурста кырыкка якын мәктәп укучысы катнашкан.

Конкурсның финал өлеше 15-17 апрель көннәрне Казанда Актерлар йорты сәхнәсендә үтәчәк. Анда Баулы районы данын Тимур Әсәдуллин, Эвелина Әхмәтшаһиева, Алсу Миргалимова яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100