news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә

Казанның “Ак Барс” хоккей академиясендә шөгыльләнүче 77 яшүсмер бу көннәрдә Баулыда сәламәтлекләрен ныгыта һәм күнегүләрен дәвам итә.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Казанның “Ак Барс” хоккей академиясендә шөгыльләнүче 77 яшүсмер бу көннәрдә Баулыда сәламәтлекләрен ныгыта һәм күнегүләрен дәвам итә. Бу хакта район басмасы яза. 
 
“Динамо” хоккей клубыннан 2002, 2003, 2005 елгы яшь спортчылар “Иволга” санаторий-профилакториенда ял итә, дәвалану уза һәм стадионнарда, спорт комплексында, “Девон” боз сараенда шөгыльләнә. Алар белән бергә алты тренер һәм алты тәрбияче дә килгән. Хоккейчыларның белем бирү программасында, тренировкалардан тыш, сөйләм культурасын үстерү, инглиз теле, әдәплелек, кызыклы география кебек дәресләр дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100