news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда «Гореф-гадәт – изге мирас» район фестивале башланды

Баулыда «Гореф-гадәт – изге мирас» район фестивале башланды
Фото: Индира Сәйфуллина, "Баулы-информ"

Баулы районы Татар Кандызы авылы мәдәният йортында «Гореф-гадәт – изге мирас» диеп исемләнгән фольклор коллективларның VIIIнче район фестивале старт алды. Сәхнәдә Татар Кандызы, Удмурт Ташлысы, Поповка һәм Алексеевка авыллары мәдәният йортлары үзешчән артистлары үзләренең чыгышларын күрсәтте. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

«Гореф гадәт – изге мирас» диеп исемләнгән фольклор коллективларның VIIIнче район фестивале быел Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана. Чыгышлар башланганчы тамашачыларны һәм иҗат коллективларын район мәдәният йорты директоры Лилия Мифтахетдинова сәламләде һәм артистларга уңышлы чыгышлар теләде.

«Бүген без татар халкының борынгыдан килгән «Бәлеш урлау» йоласын сәхнәләштердек. Бүген сәхнәдә балалар да, өлкәннәр дә катнаша. Балалар, яшьләр гореф-гадәтләрне, әби-бабаларыбызның йолаларын онытырга тиеш түгел», – дип сөйләде Татар Кандызыннан концертта катнашучы Ләйсән Нигмаева.

news_right_1
news_right_2
news_bot