Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен концерт булды
Баулыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен концерт булды. Социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Баулы районы буенча 2100 кешенең, шул исәптән, 133 баланың физик мөмкинлекләре чикле. Өченче декабрь – язмыш сынауларына бирешмичә, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәүче көчле рухлы кешеләр – Халыкара инвалидлар көне. Әлеге датага багышланган зур концертта да алар сынатмады.
Концерт барышында һәр чарада катнашып район данын яклаган, әдәби- мәдәни чараларда, спорт ярышларында актив яшәү рәвеше алып барган баулыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды, җылы котлау сүзләре әйтелде. Котлаулар җырларга кушылды. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.
Елена Липатова сәламәтлекләре ягыннан чикле булган баулылар оешмасына ун ел элек килгән. Биредә ул үзен яңа яктан ачкан.
– Күптән түгел генә кулыма гитара алдым, уйнарга өйрәндем, – дип сөйләде Елена Липатова сәхнәгә чыгар алдыннан репетиция ясаган вакытында. – Инде сәхнәләрдә чыгыш ясыйм. Спорт чараларында актив катнашам. Гер күтәрү, армреслинг кебек спорт төрләрен үз итәм.
Баулы сукырлар җәмгыяте активистлары концертта үзләренең иҗади визит карточкаларын күрсәтте. Шулай ук Ирина Марущак яттан сөйләгән шигырь дә көчле алкышларга күмелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз