Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулыда Фәнис Яруллинга багышланган хәтер кичәсе узган
Баулыда Татарстанның халык шагыйре, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе узган.
«22 февраль көнне Баулы Фәнис Яруллин рухы белән яшәде. Халык шагыйренең 85 еллыгы уңаеннан Баулы шәһәре мәдәният йортында «Язмышларга буйсынмас җан…» дип аталган хәтер кичәсе булды. Кичәнең иң кадерле кунагы, ул Нурсөя апа Яруллина иде», дип яза Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, искә алу чарасына Баулы шәһәре хакимияте башлыгы Ильяс Гозәеров, шагыйрьнең якташлары, Казан шәһәреннән Баулы якташлык җәмгыяте вәкилләре, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев, шагыйрә Минзифа Әхмәтшина, күрше Башкортстаннан, Мәскәүдән дә кунаклар килгән.
Рәфкать Шаһиев баулылыларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың сәламнәрен җиткергән, язучылар исеменнән Нурсөя ханымга исәнлек, бәхетле картлык теләгән. Кичәдә шагыйрь турындагы җылы истәлекләр, шигырьләре аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраган.
«Эчтәлекле, матур чара булды. Фәнис абыйның тормыш иптәше Нурсөя ханым, мөхтәрәм кунаклар белән очрашуыма шат булдым», дип язган Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров та социаль челтәрдәге шәхси аккаунтына.
Шулай ук Нурсөя һәм Фәнис Яруллиннарга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынган. Чараның икенче өлеше Фәнис Яруллинның туган авылы Кызылъярдагы урта мәктәптә, аннан соң музеенда дәвам иткән.
- Күренекле шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Туган авылында музей-йорты эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз