news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда Фәнис Яруллинның рус һәм инглиз теленә тәрҗемә ителгән китабы тәкъдим ителде

Галина Миңнуллина “Яз кайда кышлый?” китабын Алабуга, Мәскәү шәһәрләрендә, Грециядә дә тәкъдим иткән.

(Баулы, 19 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Баулыда инглиз теле укытучысы Галина Миңнуллина Фәнис Яруллинның “Яз кайда кышлый?” әкиятен рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән. Әкият өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә китап итеп бастырып чыгарылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Галина Васильевна Баулы үзәк балалар китапханәсендә әлеге китапны һәм аңа кушымта рәвешендәге эш дәфтәрен кечкенә тамашачылар – 6нчы мәктәпнең икенче сыйныф укучылары хөкеменә тәкъдим итте. Эш дәфтәре әле нәшриятка әзерләнә.

Галина Миңнуллина сүзләренә караганда, дәфтәрне булдыруда аңа җиде, ун, унике яшьлек оныклары ярдәм иткән. Әлеге эчтәлекле дәфтәрдә хәтта өлкән кешене дә кызыксындырырлык биремнәр күп.

Галина Миңнуллина “Яз кайда кышлый?” китабын Алабуга, Мәскәү шәһәрләрендә, Грециядә дә тәкъдим иткән.

– Чит илдә әлеге китап белән таныштырганда, кешеләр бик кызыксынып тыңлый, аларга ошый, – ди ул. – Әлеге китап безнең республикада яшәүчеләр өчен генә түгел, берничә тел өйрәнергә теләүче чит ил кешеләре өчен дә уңайлы. Мин аларга татар милли киемнәрен, безнең түбәтәйләрне, калфакларны һәм башкаларны күрсәткәндә, бик кызыксынып карадылар.

Очрашу бик җылы, дустанә мохиттә узды. Балалар яз турындагы әкиятне игътибар белән тыңладылар, уеннар уйнадылар. Чара ахырында Галина Миңнуллина китапханәгә килгән һәр балага үзенең китабын бүләк итте, сабыйлар бик сөенделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100