news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда Фәнис Яруллин шигырьләрен укучылар бәйгесе үтте

Жюри әгъзалары чыгыш ясаучыларның сәнгатле итеп сөйләвен, артистлык осталыгын, дикциясен бәяләде.

(Баулы, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулы гимназиясендә якташыбыз Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган шигырь уку бәйгесе узды, дип яза җирле басма.

Конкурста Баулы районы һәм шәһәре балалар бакчаларыннан, мәктәпләреннән барлыгы 20гә якын бала катнашты. Чыгыш ясаучылар шигырьләр, поэмалар укып ирештерделәр.

Жюри әгъзалары чыгыш ясаучыларның сәнгатле итеп сөйләвен, артистлык осталыгын, дикциясен бәяләде.

Конкурс азагында җиңүчеләр билгеләнде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot