news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда экстремизмга каршы тору айлыгы башланды

Районда “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды.

(Баулы, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәтккә дан"). Баулы районында “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды, дип яза район газетасы.

Ул республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, экстремизмны һәм терроризмны булдырмау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан оештырыла. Мондый юнәлештәге кампания Татарстанда дүртенче ел рәттән оештырыла. Айлык кысаларында беренче чараны – “Үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклап калу” акциясен “Яшьләр дөньясы” яшьләр үзәге хезмәткәрләре уздырган. Алар шәһәр урамнарында әңгәмәләр үткәргәннәр, флайерлар таратканнар. Айлык 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot