news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда “Балкыш” үзешчән башкаручылар район фестиваленең сайлап алу туры узды

Фестивальнең төп бурычы – милли мәдәниятне саклау, ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру.

(Баулы, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан" , Айгөл Габдрәфыйкова). Баулы мәдәният йортының кече залында ветераннар арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар район фестиваленең сайлап алу туры булды. Быел анда 25тән артык кеше катнашты, дип яза җирле басма.

Катнашучылар нәфис сүз, җыр, бию, музыка уен коралларында уйнау номинацияләрендә чыгыш ясадылар.

Альбина Хәлиуллина башкаруындагы җыр да тамашачыларны битараф калдырмады. Энергиясе ташып торучы әлеге ханымны баулылар яхшы белә. Ул 40 елдан артык торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт куйган, халык белән актив эшләгән кеше.

 “Балкыш” фестивале Татарстан Президенты, муниципаль районнар башлыклары, иҗтимагый оешмалар ярдәме белән оештырыла. Фестивальнең төп бурычы – милли мәдәниятне саклау, ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру.

Катнашучылар өчен әлеге фестиваль фикердәшләре белән очрашу, соңгы яңалыклар һәм яхшы кәеф белән уртаклашу, тормыш мәшәкатьләрен онытып тору форсаты да.

1 октябрьдә Баулыда гала-концерт булачак. Ә бәйгенең зона этабы бераз соңрак Әлмәттә узачак. Йомгаклау этабы исә Татарстанда үткәреләчәк. Анда иң яхшы коллективлар чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100