news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда балалар өчен уен мәйданчыгы төзүгә хәйрия акчалары тотылачак

Баулының “Шатлык” тернәкләндерү үзәгенә “БлагоДарение” хәйрия фонды ярдәм күрсәтә.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Баулының “Шатлык” тернәкләндерү үзәге территориясендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен уен мәйданчыгы төзеләчәк. Мәйданчыкны төзүдә “Вымпел” хоккей хәйрия турында һәр командадан җыелган взнос акчалары кулланыла. Бу хакта “Татар-информ”га “БлагоДарение” яшь буынга ярдәм итү һәм социаль башлангычларны гамәлгә ашыру хәйрия фонды директоры Рузилә Шәймәрданова хәбәр итте.

"13 май көнне “Татнефть Арена” боз сараенда Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән төзелгән “БлагоДарение” хәйрия фонды, “Ядран-Ойл”компаниясе белән берлектә, хоккей буенча хәйрия фонды уздырды”, – диде Рузилә Шәймәрданова.

  • Әлеге турнир “Бергә булдырабыз” (“Сможем вместе”) республика проекты кысаларында оештырылган. Аның максаты: спорт тәрбиясен популярлаштыру һәм үсмерләр һәм яшьләрне хәйрия эшчәнлегенә тарту.

“Турнирда дүрт хоккей командасы көч сынашты. Болар - “Ядран-Ойл”, “Прокуратура”, “Добрая Казань”, “М7”. Һәр команда турнирда катнашу өчен билгеле күләмдә взнос кертте. Җыелган акчалар Баулы районының “Шатлык” тернәкләндерү территориясендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен уен мәйданчыгы төзүгә тотылачак. “Шатлык” тернәкләндерү үзәгенә “БлагоДарение” хәйрия фонды ярдәм күрсәтә , – диде хәйрия фонды директоры.

Турнирны күпбалалы гаиләдә, социаль оешмаларда тәрбияләнүче, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар тамаша кылган. Алар өчен Боз сараеның фойесында мавыктыргыч программа оештырылган.

“Чарада шулай ук ТР Социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, “БлагоДарение” фонды Президенты Фәрит Салихов, Баулы районы башлыгы Ринат Хәмидуллин катнашты”, – диде Рузилә Шәймәрданова.

  • Беренче хәйрия хоккей турнирының җиңүчесе - “Прокуратура” командасы. Икенче урынны “М7” командасы яулаган. Өченче урында - “Ядран Ойл”. “Добрая Казань” командасы да истәлекле кубок белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100