Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулыда балалар өчен төрле чаралар үткәрәләр
Һәр атна мәйданда чаралар вакытында зур чәчәкләр белән бизәлгән фотозона эшли.
(Баулы, 22 июль, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Ләйсән Галимова). Һәр атнаның җомгасында шәһәрнең үзәк мәйданы бала-чага тавышына, җыр-моңга күмелә. Оештыручылар атна саен балалар өчен ниндидер яңа күңелле уеннар уйлап табарга, аларның ялын актив һәм файдалы итәргә тырыша, дип яза җирле басма.
Менә бүген дә мәйданда әниләрен иярткән балалар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр байтак җыелды. Монда аларны китапханә, музей, мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре кызыклы һәм мавыктыгыч уеннар белән каршы алды.
Иң кызык һәм чыр-чулы уен мишеньга шар ыргыту булгандыр, мөгаен. Уен башында мишень стенага беркетелгән плакатлар булса, ахырда уенны алып баручы Венер Хәйбрахманов үзе мишеньгә әверелде. Балалар аңа, жәлләмичә, су тутырылган шарлар белән аттылар.
Һәр атна мәйданда чаралар вакытында зур чәчәкләр белән бизәлгән фотозона эшли. Әлеге матурлык янында фотосурәткә төшәргә мөмкин. Бу чәчәкләрне кул остасы Айгөл Гарифуллина ясый икән.
– Бу эш осталык һәм вакыт таләп итә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә мин роза чәчәкләре һәм ромашкалар ясаган булсам, бүген күңелем анемоннарга карап соклануны теләде, – дип сөйләде ул.
Чыннан да бу гүзәллек яныннан сокланмыйча гына үтеп китеп булмый. Чара ахырында бизәлгән стенд янында фотога төшү матур традициягә әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз