Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулыда «Бал туе» бал фестивале узачак
15 августта 10:00 сәгатьтә Баулының Октябрь мәйданында «Бал туе» бал фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль кунакларын бай программа көтә. Мәйданчыкта бал ярминкәсе оештырылачак, анда умартачыларның продукциясен татып карарга һәм сатып алырга мөмкин булачак, шулай ук кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе – бизәнү әйберләреннән алып көнкүреш әйберләренә кадәр тәкъдим ителә. Иҗат сөючеләр өчен мастер‑класслар, ә умартачылык белән кызыксынучыларны махсус лекторийлар көтә.
2026 елның иң яхшы балына һәм 2026 елның иң яхшы умартачысы исеменә конкурслар үзәк вакыйга булачак. Барлык теләүчеләр өчен сый – коймак һәм баллы чәй әзерләнә, ә фотозонада истәлекле сурәтләр ясарга мөмкин булачак. Программаның күңел ачу өлешен бәйрәм концерты бизәячәк.
Фестиваль Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты, мәдәният бүлеге, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Баулы умартачылары» җирле бүлеге һәм «Хезмәткә дан» район газетасы ярдәмендә уза.
Фестивальдә катнашырга умартачыларны, кул эшләре осталарын һәм артистларны чакыралар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз