news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда авыл туризмы үсеш ала

Баулыда авыл туризмы үсеш ала
Фото: "Баулы-информ" сайты

Баулы районының Татар Кандызында яшәүче Рөстәм Фәттахов ташландык хәлдәге сулыкны тәртипкә китереп, балыклар үрчетеп, баулыларны балык белән тәэмин итә. Аның балык үрчетү нияте белән башлаган эше авыл туризмына нигез салган. Шәһәр шау-шуыннан ял итеп алырга теләүчеләр өчен биредә уңайлы шартлар тудырылган. Бу хакта «Баулы-информ» яза.

«Табигатьне ярата идем, шуңа, армиядән кайткач, 1978 елда Чувашиянең Мариинский Посад шәһәрендә урман хуҗалыгы техникумына укырга кердем һәм бер үк вакытта урман хуҗалыгында эшли башладым. 1984 елда Баулы райпосының хәзерләүләр конторасына хәзерләүче булып урнаштым. 20 ел шунда эшләдем», – дип сөйли Рөстәм Фәттахов.

Узган гасырның 90нчы елларында дөньялар үзгәрә, эшмәкәрләр пәйда була башлый. Рөстәм Фәттахов та, беренчеләрдән булып, эшмәкәрлеккә керешә, кибетләр ача. Совхоз тарала башлагач, 2006 елда туган авылы янында күптән күзәтеп йөргән сулыкны сатып алырга була. Чүплек булып яткан җиргә карап, йөрәге әрни, аны матурлыйсы, балыклар үрчетәсе килә аның.

«Чүп оясы, суы да күренми иде. Өч-дүрт ел шуны чистартып, матурларга тырыштык, аннан балык җибәрә башладык. Чит өлкәләрдән, Тольяттидан, Нефтекамскидан, Казаннан молеклар алып кайтып җибәрдем. Әкрен генә балык сата башладык – толстолобик, ак амур, карп», – ди Рөстәм Фәттахов.

Ул инде ун елдан артык баулыларны товар балыгы тәэмин итә.

Шулай итеп, балык үрчетү нияте белән башлаган эше авыл туризмына нигез сала. Башта якын тирәләрдән, Октябрьский шәһәреннән килсәләр, әле инде бик ераклардан да киләләр – Уфадан, Самарадан. Күптән түгел Германиядә яшәүче авылдашлары, ярты ел алдан заявка биреп, бөтен туганнарын җыеп, өч көн ял итеп киткән.

Сулык янында авыл туризмы объектлары 57 гектар җирне били. Анда 12ләп умарталары да бар – аларны да халык кызыксынып карый. Территориядәге аагчлар да ямь биреп утыралар.

Туристларда Испаниядән үк кайткан Мигель кушаматлы пони да зур кызыксыну уята. Аны башта Геленджикта, Анапада туристларга күрсәтеп йөргәннәр, хәзер менә Баулы якларына килеп чыккан.

Сүз уңаеннан, балаларга уйнар өчен комлыклар, беседкалар, мангал зоналары, мунча – барысы да кунакларга уңайлы булсын өчен эшләнгән. Ә трофей йорты, музей – тарих белән кызыксынучы кешеләр өчен бер ачыш. Бу музей – Рөстәм Фәттаховның күп елларга сузылган тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Монда борынгыдан сакланып калган экспонатлар да, хәзерге заман әйберләре дә бар. Мәсәлән, махсус хәрби операция сугышчысының бронясы. Акчалар коллекциясе (300 еллык элек чыгарылганы да бар), җәнлек трофейлары бихисап. Төлке, селәүсен, кыр кәҗәсе, кабан – үзенекеләр, бүрене сатып алган.

Тарихи экспонатлар саны 300дән артып китә, һәрберсе аның өчен бик кадерле, алар турында мавыктыргыч итеп сөйли дә ул.

Гаилә фермалары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары белән беррәттән, авыл туризмы объектлары да авылны саклап калырга ярдәм итә ала. Язмабыз Рөстәм Фәттахов та бу фикер белән килешә. Иң мөһиме – теләк һәм тырышлык.

«Теләге булган, эшләгән кешегә бүгенге көндә юллар ачык. Теләсә кайсы эшкә тотынып эшләсәң дә файда китерә: мал асрыйсыңмы, җир сөрәсеңме, умарта тотасыңмы – теләгең генә булсын. Ялкау булмасаң, яшәп була, үзеңнән тора бөтен әйбер. Законнарны бозмыйча гына эшләсәң, кереме дә әйбәт. Аллага шөкер, ял урыннарыбыз ял көннәрендә тула», – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot