news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда авыл хатын-кызларына илле, йөз мең сум акча түләнә башлады

Авылда демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән әлеге чара ярты елдан артык эшли.

(Баулы, 13 июль, "Татар-информ","Хезмәткә дан", Кадрия Гыймазова). 2018 елның гыйнварыннан башлап Баулы районы авылларында яшәүче ун хатын-кыз беренче балалары туу уңаеннан 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акча алдылар, дип яза җирле басма.

Авылда демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән әлеге чара ярты елдан артык эшли. 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчаны алуга 25 яшькә кадәр беренче баласын тудыручы, авылда даими яшәүче (өч елдан ким түгел) хатын-кызлар дәгъва итә ала. Ә 29 яше тулганчы өченче балаларын табучы авыл хатын-кызларына 100 мең сум акча бирелә. Әлегә Баулы районында мондый суммада ярдәм алучы булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot