news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда алтмыштан артык өлкән яшьтәге кешене табын артына җыйдылар

Баулыда алтмыштан артык өлкән яшьтәге кешене табын артына җыйдылар
"Баулы-информ"

Баулының Кызылъяр мәдәният йортында быел да Өлкәннәр көне зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәмгә 60тан артык өлкән яшьтәге кеше килде. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина сөйләвенчә, бәйрәм табынын әзерләүгә мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, авыл советы, «Кызылъяр» җәмгыяте җитәкчесе Илдар Фәтхетдинов, шәхси эшмәкәр Рафинат Хаҗиев өлеш керткән. Урамда учак ягып, казан асып, бәйрәм шулпасы да пешерделәр.

Кичәне Мәгъдәнур хәзрәт Асылгәрәев дога белән ачып җибәрде. Аннары сүз Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафинага бирелде. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итте, теләкләрен җиткерде. Кунакларны Баулы районы ветераннар советы рәисе Альбина Хәлиуллина, Кызылъяр ветераннар оешмасы рәисе Серинә Вәлиева, район ветераннар советы президиумы әгъзалары Рәзинә Шараева, Хәмит Зәйнагытдинов та котлады.

«Кызылъяр авыл җирлегендә 700гә якын пенсионер яши. Безнең иң зур шатлыгыбыз – безнең җирлектә мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, мәдәният йорты, җирле үзидарә белән уртак тел табып, бер максатка тырышып эшли. Өлкәннәр мәчеткә укуларга йөри, анда өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән күп чаралар уздырыла. Һәр бәйрәмнән соң, мәчеткә килә алмаган өлкәннәргә өйләренә күчтәнәчләр илтеп бирелә», – дип сөйләде Серинә Вәлиева.

Серинә Вәлиева өлкәннәрнең авылда үтә торган өмәләрдә дә башлап йөрүләрен билгеләп үтте.

Кичә үзешчән артистлар катнашында узды, анда «Асылташ» бию коллективы да чыгыш ясады. Өлкәннәр дә җырлары белән сөендерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100