news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда ачык бассейнда 18 яшьлек егет батып үлгән

Егетнең гәүдәсен чыгару өчен Лениногорскидан водолазлар килүен көткәннәр.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, "Хезмәткә дан"). Баулыда ачык бассейнда 18 яшьлек егет батып үлгән. Бу турыда район сайты хәбәр итә.

Фаҗига бүген иртән булган. Шаһитлар егетнең батканын башта ук аңламаганнар. Урынга ашыгыч хезмәт вәкилләре килгән. Егетнең гәүдәсен чыгару өчен Лениногорскидан водолазлар килүен көткәннәр.

Фаҗига сәбәпләре һәм батучының шәхесе ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot