Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулыда 23 кешегә Татарстанның Мактау тактасы таныклыклары тапшырылды
Баулының үзәк мәйданында Хезмәт һәм батырлык фестивале узды. Бу чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Хезмәт һәм хәрби батырлык елы кысаларында оештырылды. Чарада районда яшәүче 23 кешегә республиканың Электрон мактау тактасына кертелү турындагы таныклыклар тапшырылды.
Чара хезмәткә, хәрби һәм хезмәт батырлыгына, район, республика һәм илнең тотрыклылыгын тәэмин итүче кешеләргә багышланды. Фестивальдә Баулы районы башлыгы Ильяс Гөзаиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
«Без уртак бәйрәмебездә — Хезмәт һәм батырлык фестивалендә җыелдык. Соңгы биш елда Баулы районы яхшы үсеш күрсәтте, бик күп эш башкарды. Район халкы бу процесста катнаша. Безнең барлык казанышларыбызның нигезендә хезмәт кешесе тора. Сез — эшчеләр, табиблар, укытучылар, механизаторлар, төзүчеләр, инженерлар, эшкуарлар. Сез йортлар төзисез, икмәк үстерәсез, авыруларны дәвалыйсыз, балаларны укытасыз, безнең иминлекне тәэмин итәсез. Махсус хәрби операция катнашучыларына һәм ветераннарга, бәйрәмебезнең мәртәбәле кунакларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм», — дип белдерде Ильяс Гөзаиров.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз