news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы Үзәк район хастаханәсе психиатр-наркологы ришвәт алган өчен хөкем ителгән

Суд табибны 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

 (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Баулы шәһәре прокуратурасы Баулы Үзәк район хастаханәсенең 56 яшьлек психиатр-наркологы Ришат Гәрәйшинга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Ул РФ Җинаять Кодексының 291.2 маддәсенең 1 бүлеге ("Вак мошенниклык") билгеләре буенча җинаять кылуда гаепле дип танылган дип хәбәр итә Татарстан Респубикасы прокуратурасы.

Суд ачыклаганча, 2015-2016 елда Гәрәйшин хезмәт вазифасыннан файдаланып, ике кешедән нарколог профилаактика учетына куймаган өчен барлыгы 8 мең сум ришвәт алган.

Суд табибны 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100