news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы юбиляры туган көнендә өендә тавыш бирде

Баулы районында өлкән яшьтәге яки физик мөмкинлекләре чикләнгән 78 кеше өйдә тавыш бирергә теләк белдергән.

Баулы юбиляры туган көнендә өендә тавыш бирде
bavly-tat.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Баулы», Кадрия Гыймазова). Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү көнендә Баулыда яшәүче Насиха Закирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Президенты Владимир Путинның һәм Баулы, Ютазы районнары башлыкларының котлауларын аңа шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров тапшырды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Тыл хезмәтчәне Насиха Закирова гомере буена Ютазы районы 8 март авылында яшәгән, колхозда эшләгән. Тормыш иптәше белән алтмыш тугыз ел бергә гомер иткәннәр, аның вафатыннан соң ул Баулыда яшәүче кызы Вәсилә янына күченгән.

Яшенә күрә Насиха әби үзен бик яхшы хис итә: әйбәт ишетә, күзлек киеп китаплар укый, телевизор карап ил-көн хәлләрен белеп тора. Шуңа күрә ул бүгенге вазгыять турында яхшы хәбәрдар. «Кайчан бетәр икән инде бу маскалар», — дип әйтеп куйды ул, үзен котларга килүчеләрнең маскадан булуын күргәч.

Юбилее белән котлаучылар китү белән, Насиха әби яшәгән фатирга сайлау комиссиясе әгъзалары килә. Юбиляр үзенең гражданлык бурычын тавыш бирү участогына барып тормыйча, өендә генә үтәде.

«Махсус саклану чаралары кигән сайлау комиссиясе әгъзалары Насиха Гыйздәтовнага башта битлек, перчаткалар кебек саклану чаралары һәм ручка салынган пакетны тапшырдылар. Кызы ярдәмендә аларны кигәч, әби, бисмилласын әйтеп, сайлау бланкына тамга куйды һәм аны махсус тартмага салды», диелә бу хәбәрдә.

Көнчыгыш участок сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Дәүләтшин сүзләренә караганда, аларның участогында сайлаучыларның 70 проценттан артыгы 1 июльгә кадәр тавыш биргән. Өлкән яшьтәге яки физик мөмкинлекләре чикләнгән 78 кеше өйдә тавыш бирергә теләк белдергән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100