Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы яшүсмерләре азан бәйгесендә көч сынашты
Баулының үзәк «Гали» мәчетендә малайлар арасында азан бәйгесе оештырылды. Анда егермеләп бала катнашты, дип яза «Баулы-информ» сайты.
Шәһәр һәм авыл мәчетләрендә ел әйләнәсе төрле мәгълүмат сәгатьләре, викторина һәм бәйгеләр оештырылып тора. Аларның һәрберсе үсеп килүче буынны җәлеп итәрлек итеп эшләнелә. Авыл мәчетләрендә төрле чаралар оештыруда авыл клублары, китапханә, мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләре дә зур көч куя. Авыллардан да район, республика күләмендәге дини бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара.
«Азан бәйгесенә Шалты, Кызылъяр, Исергәп авылларыннан малайлар килде. Бәйге яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, ике яшь категориясендә оештырылды, – дип сөйләде Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Беренче төркем азан әйтүчеләр - иң кечкенәләрдән алып дүртенче сыйныфка кадәр, ә икенче төркем дүртенче сыйныфтан өлкәнрәк балалар иде. Һәр категориядә дә беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнде. Аларга акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук барлык катнашучылар дипломы белән бүләкләнде.
Мондый бәйгеләр башта авыллардагы мәчетләрдә уздырыла, ә иң яхшылары район күләмендә үткәрелгән бәйгегә килә.
«Балалар азанны матур итеп әйтә белә һәм моңа куанмый мөмкин түгел. Февраль аенда малайлар арасында Коръән уку бәйгесе дә уздырачакбыз», - диде район имам-мөхтәсибе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз