news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы яңа җәмәгать киңлеген гамәлгә ашыру өчен грант отты

Баулы яңа җәмәгать киңлеген гамәлгә ашыру өчен грант отты
Ильяс Гозәеровның «ВКонтакте» битеннән алынды

Баулы районы башлыгы Ильяс Гүзәеров Владивостокта «Кече шәһәрләрне һәм тарихи торак пунктларны үстерү» форумында катнашты. Анда кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның VIII Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта Баулы муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Баулы «20 меңнән 50 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләр» категориясендә грант иясе була.

Яңартылуга автовокзал территориясе һәм аның тирәсендәге урамнар тәкъдим ителгән. Башта 6нчы мәктәп, Пионер урамы һәм Октябрь мәйданы янындагы территория, ә аннан соң автовокзал янындагы мәйдан яңартылачак. Бу шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен бердәм челтәргә бәйләргә мөмкинлек бирәчәк.

Конкурста республиканы Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш һәм, беренче тапкыр, Свияжск авылы тәкъдим иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100