news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы халкы бердәм булып махсус хәрби операция зонасына җибәрергә гуманитар ярдәм җыя

Баулыда яшәүчеләр дә гуманитар ярдәм җыюда актив. Яшелчәләр җыю турында хәбәрне ишетеп өлкән яшьтәге абый-апалар да җыю пунктына ашыкты. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфетдинова яза.

Яшелчәләр китерүчеләр арасында баулылы Ләйлә Гафиятуллина да бар. Аңа Нәсимә апа Латыпова да кушылган. Алар икесе бер машина багажнигы яшелчәләр алып килде.

«Бәрәңге, кабак, бераз сарымсаклар, кишер, чөгендер – барысы да ишелеп уңды быел. Шуннан инде хәрбиләргә әз генә булса да бездән дә күчтәнәч булсын дип, җибәрергә уйладык. Исән-сау йөреп кайтсыннар инде. Алар безне саклыйлар, ә без ярдәм итеп торырга тырышабыз», – ди Ләйлә Гафиятуллина.

«Егетләребез җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Шуны гына телибез. Без тыныч илдә яшәсеннәр дип бөтен көчләрен бирәләр, тырышалар бит алар. Без дә үзебезчә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Без аларны көтәбез», – диде Ләйлә апа.

Без сөйләшеп торган арада Кулдашовлар гаиләсе дә килеп туктады. Алар да байтак кына яшелчә алып килде. Сөйләүләре буенча, бүгенге көндә аларның берничә туганы хәрби юлын үтә.

«Еракмы-якынмы туганнар анда бар. Шуларга барып җитсә, бик сөенер идек. Исән-сау кайтсыннар. Без дә шулай гуманитар ярдәмгә үз өлешебезне кертик», – ди Рәшит Кулдашов.

Гуманитар ярдәм җыю пунктында машиналар өзелми. Барысы да җиңү, илләрнең иминлеген теләп хәләл ризыктан хәрбиләргә өлеш чыгара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100