news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы ветеранына "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырдылар

Баулы ветеранына "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырдылар

(Баулы, 19 август, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Ләйсән Галимова). Баулы районы Шалты авылында гомер итүче Хәбибулла Гыйбадуллин республика президенты указы буенча "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Медальне ветеранга Баулы районы башлыгы Рамиль Гатиятуллин тапшырды, дип яза җирле басма.

Бу көн ветеран өчен аеруча дулкынландыргыч һәм шатлыклы. Һәр медаль аның өчен бик кыйммәтле, Хәбибулла абый аларны яшь буынның рәхмәте итеп кабул итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100