news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы үзешчәннәре Башкортстанда узган төбәкара фестивальдә катнашты

Баулы үзешчәннәре Башкортстанда узган төбәкара фестивальдә катнашты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылындагы «Бабай утары» этнография музеенда тугызынчы тапкыр төбәкара «Җырлыйк әле» үзешчән татар фольклор ансамбльләре фестивале узды. Анда Баулы үзешчәннәре дә чыгыш ясады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Тугызынчы тапкыр үткәрелгән «Җырлыйк әле» фестиваленең максаты – татар телен, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру.

Төбәкара бәйгене Бөтендөнья татар конгрессының һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекләре үткәрә. Бәйгедә Башкортстаннан – 9, Татарстаннан бер коллектив катнашкан. Шул рәвешле, Татарстан данын Баулы үзешчәннәре яклады. Баулы шәһәренең «Инсаният» мөнәҗәт әйтүчеләр ансамбле, «Сугышлар тынгач» дип исемләнгән театраль күренеш белән чыгыш ясап, биш мөнәҗәт һәм бер бәет әйткән.

«Инсаният» ансамбле җитәкчесе Римма Яруллина сөйләвенчә, Башкортстан фольклор ансамбльләре гореф- гадәтләрне, йолаларны зур осталык белән күрсәтә. Фестивальдә дә бик күп йолаларга багышланган күренешләр тәкъдим ителгән.

«Балага исем кушу, Кияү мунчасы, Бәрәңге утырту өмәсе, Киез итек басу йоласы, Тирес сугу йоласы, Карга боткасы – барысы да тамашачыга кызыклы, мавыктыргыч булды, – дип уртаклашты Римма Яруллина. – Без бу фестивальгә чын фольклор күрергә дип барабыз. Бу юлы үзебез дә катнашып карарга, көчебезне сынарга уйладык».

«Гүзәлләр тудырган гүзәллек» бәйгесендә кул эшләре белән Римма ханымның кызы Айгөл Шилова да катнашкан. Ул эшләгән изү һәм калфакларны бик яратып алганнар.

«Диплом һәм бүләкләр дә булды. Оештыручыларга, иганәчеләргә зур рәхмәт», - ди Римма Яруллина

news_right_1
news_right_2
news_bot