Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы урманчылары "Урман атнасы"нда булачак үсентеләр өчен орлык җыйган
"Урман атнасы-2018" акциясендә катнашып, Баулы урманчылары балан һәм миләш орлыклары җыеп тапшырды.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). "Баулы урманчылыгы" һәм "Баулы урман хуҗалыгы" хезмәткәрләре "Урман атнасы-2018" акциясенә кушылды. Алар 10 кг балан орлыгы белән 5 кг миләш орлыгы җыеп тапшырды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Балан һәм миләш орлыклары эшкәртүгә озатылачак, ә алга таба урман питомнигына чәчү һәм яклаучы утыртмалар булдыру максатында кулланылачак.
Акция кысаларында шулай ук урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бердәм дус коллектив белән өмәгә чыкты һәм машина юллары буйлап чүп җыйды, урман кашакларында урнаштырылган чатырлар территориясен тәртипкә китерде.

- "Урман атнасы-2018" 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр уздырыла. Атналык кысаларында республикада 132 чара уздыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз