news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы укытучысы һөнәри осталык Бөтенроссия бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган

Бәйгенең төбәк беренче этабы нәтиҗәләре буенча, ул лауреат булган һәм Мәскәүгә йомгаклау этабына узган.

(Баулы, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Ләйсән Галимова). Казанда “Минем иң яхшы дәресем” педагогларның һөнәри осталыгы Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы узган. Анда Баулыдан Наҗия Кәлимуллина да катнашкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйгене Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Менделеев "Мирас" хәйрия фондының Татарстандагы вәкиллеге һәм республика Мәгарифне үстерү институты уздырган.

Баулы районыннан 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Наҗия Кәлимуллина катнашкан. Ул беренче сыйныфта “Гаилә ничек яши” темасы буенча дәрес үткәргән. Бәйгенең төбәк беренче этабы нәтиҗәләре буенча, ул лауреат булган һәм Мәскәүгә йомгаклау этабына узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot