news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы укытучылары татар теле язмышы турында фикер алышты

Бүгенге көндә татар гаиләләрендә дә ата-аналар балалары белән татар телендә бик сирәк аралаша.

Баулы укытучылары татар теле язмышы турында фикер алышты
Ләйсән Галимова

(Баулы, 18 февраль, "Татар-информ", "Баулы-информ", Ләйсән Галимова). Татар теленең киләчәге, язмышы туган теле өчен янып-көеп йөргән күпләрне борчый. Кичә район һәм шәһәр мәктәпләренең татар теле укытучылары җыелып  шул хакта фикер алыштылар. Бу турыда бирле басма сайтында хәбәр ителә.

Җыелышта бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Рәзинә Шараева да катнашты.

Җыелыш түгәрәк өстәл форматында узды. Укытучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киләчәктә татар теле бөтенләй юкка чыкмасын өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында үз фикерләрен белдерделәр, тәкъдимнәрен әйттеләр.

Бүгенге көндә татар гаиләләрендә дә ата-аналар балалары белән татар телендә бик сирәк аралаша. Балалар бакчасына йөри башлаган бала руслаша, һәм ата-аналар да рус телендә сөйләшә башлый. Шунлыктан, җыелышта ата-аналар белән эш алып барырга кирәклеге турында фикерләр ишетелде.

Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Рәзинә Шараева чын татар гаиләсен алып, аның үрнәгендә башка гаиләләрне дә тәрбияләргә кирәклеге турында әйтте. Ул татар халкының үсеш стратегиясе турында да сөйләде. Шулай ук ул, бу эшлекле сөйләшү буш сүз, стенага борчак ату гына булып калмасын иде, дигән фикер белдерде.

Туган телне саклап калу, әлбәттә, укытучылар җилкәсенә генә ятарга тиеш түгел, моны барыбыз берләшеп, җитәкчеләр белән бер сүздә булганда гына эшләп була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100