news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы укучылары йорт куянына беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнде

Ярминкәнең төп максаты укучыларга уку йортлары турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү иде.

Баулы укучылары йорт куянына беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнде
Айгөл Габдерәфыйкова

(Баулы, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Айгөл Габдерәфыйкова). Баулы районына биш институт һәм университет укытучылары булачак абитурентларны үзләренең уку йортлары белән таныштырырга килде. Укучыларны тәҗрибә куяны мисалында хайваннарга беренче медицина ярдәме күрсәтергә дә өйрәттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге чараны Баулы мәшгульлек үзәге мәгариф бүлеге белән берлектә оештырды. Ярминкәнең төп максаты укучыларга уку йортлары турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү иде.

Укытучылар, кабул итү комиссиясе белгечләре, фән кандидатлары һәм профессорлар укучыларга үзләренең югары уку йортлары турында сөйләделәр. Моннан тыш, югары сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, белем алу, укырга керүнең хәзерге заман стандартлары буенча консультацияләр алды.

Дәүләт ветеринария хезмәте эше турында презентацион фильм күрсәткәннән соң, укучыларга булачак ветеринария белгечләрен эшкә урнаштыру тәртибе турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot