news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы удмурт халык фольклор ансамбле республика фестивале лауреаты булды

“Зардон” ансамбле 400 мең сум сертификат белән бүләкләнгән.

Баулы удмурт халык фольклор ансамбле республика фестивале лауреаты булды
bavly-tat.ru

(Баулы, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ"). Баулы районы Покров-Урыстамак авылының “Зардон” удмурт халык фольклор ансамбле “Безнең йорт – Татарстан” республика этномәдәни фестивале лауреаты булып танылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гала-концерт Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узган. Анда республика иҗат коллективлары иң яхшы чыгышларын тәкъдим иткәннәр.

Фестивальдә катнашкан өч йөздән артык коллективның алтысы акчалата сертификатларга лаек булган. “Зардон” ансамбле (җитәкчесе Наталья Зәйдуллина), Татарстанда милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен 400 мең сум сертификат белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100