news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы татар халык театры артистлары Оренбургта гастрольдә булды

6 октябрьдә Баулы артистлары шушы ук спектакльне Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда тәкъдим итәчәк.

Баулы татар халык театры артистлары Оренбургта гастрольдә булды
bavly-tat.ru

(Баулы, 1 октябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Сәгыйть Әхмәтҗанов). Шушы көннәрдә Баулы татар халык театры  Оренбурргта гастрольләрдә булып кайтты.

Баулы артистлары Оренбург шәһәренең М.Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектакле белән  чыгыш ясады.

Тулы аншлаг шартларында оренбурглылар спектакльне бик яратып кабул иттеләр.

6 октябрьдә Баулы артистлары шушы ук спектакльне Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot