news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы тәрбиячесе Республика бәйгесе лауреаты булган

Айгөл Әхмәдова өченче урынга лаек булган, аңа диплом һәм бүләкләр тапшырылган.

(Баулы, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика бәйгесенең район этабы җиңүчесе, Буаның 3 нче мәктәбе социаль педагогы Айгөл Әхмәдова бәйгенең зона этабында призлы урынга ирешкән, дип яза җирле басма.

Бәйге Азнакай шәһәрендә узган. Беренче турда Татарстанның сигез районыннан килгән катнашучылар балигъ булмаган кешенең җәмәгать тәрбиячесе буларак эшләрен күрсәткәннәр, икенче турда стандарт булмаган конкрет педагогик ситуацияне хәл итү биремен үтәгәннәр һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын булдырмау өлкәсендә норматив-хокукый база нигезләре буенча сорауларга җавап биргәннәр. Айгөл Әхмәдова өченче урынга лаек булган, аңа диплом һәм бүләкләр тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100