news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы тәрбиячеләре сәламәтләндерү акциясе оештырган

Алар көн дә иртәнге сәгать җиденче яртыда, спорт киемнәрен киеп, спорт залына җыела.

Баулы тәрбиячеләре сәламәтләндерү акциясе оештырган
bavly-tat.ru

(Баулы, 8 апрель, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Ләйсән Галимова). Баулының 7нче санлы “Кыңгырау” балалар бакчасы хезмәткәрләре сәламәтләндерү акциясе оештырган. Хәзер алар көнне иртәнге гимнастикадан башлый. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Кыңгырау” балалар бакчасы коллективы “Көнең ничек башланса, шулай үтә” дигән шигырь белән яши. Алар көн дә иртәнге сәгать җиденче яртыда, спорт киемнәрен киеп, спорт залына җыела.

Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре әйтүенчә, иртән күнегүләр ясау – көн буена җитәрлек күңел күтәренкелеге алу өчен менә дигән чара.

– Коллектив белән күнегүләр ясап, без сәламәтлегебезне кайгыртып кына калмыйбыз, бер-беребез белән уңай хисләр дә алмашабыз, – ди “Кыңгырау” балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова.

Әлеге мәктәпкәчә учреждениенең сәламәтләндерү акциясе шәһәр һәм районның башка оешмаларына да үрнәк булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100