news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы спортчылары милли көрәш турнирында катнашачак

"БлагоДарение" яшь буынга ярдәм итү хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Салихов бүләкләренә I турнир узачак.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). 21 апрельдә 10.00 сәгатьтә Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең "Нефтьче" спорт комплексында Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан яшь көрәшчеләр җыелачак. Бу турыда Баулы муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Карабашта Татарстанның көньяк-көнчыгыш авыл җирлекләре командалары арасында милли көрәш буенча Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "БлагоДарение" яшь буынга ярдәм итү хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Салихов бүләкләренә I турнир узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100