news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районының Татар Томбарлы авылында мәчет яны лагере эшли

Шундый ук ял атналыкларын август аенда Мортаза һәм Хәнсевәр авылы мәчетләрендә дә үткәрергә планлаштыралар.

(Баулы, 20 июль, "Татар-информ",  "Хезмәткә дан", Индира Сайфуллина). Татарстанның Баулы районында балаларның җәйге каникуллары чорында, мәктәп яны, ишегалды лагерьлары белән беррәттән, мәчетләрдә дә балалар өчен атналык ял оештырыла, дип хәбәр итә "Хезмәткә дан" район газетасы. 

Ял итү һәм сәламәтләндерү атналыклары шәһәр мәчетләрендә генә түгел, авыл мәчетләрендә дә үтә. Мәсәлән, Татар Томбарлы авылы мәчетендә уннан артык кыз бала өчен махсус ял программасы әзерләнгән. Оештыручылар Оксана Зиһаншина һәм Татар Томбарлы авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казандагы Россия Ислам университетының икенче курс студенткасы Әдилә Шагалиева сүзләренчә, көн дәвамында утызар минуттан торган өч уен-дәрес, викториналар, төрле конкурслар, хәрәкәтле уеннар, спорт бәйгеләре, экскурсияләр үткәрелә. Башка лагерьлардагы кебек үк, бирегә килгән балалар кайнар төшке аш белән тәэмин ителгән. Оештыручы кызлар изге гамәлне үз акчаларына башкаралар.

Сүз уңаеннан, шундый ук ял атналыкларын август аенда Мортаза һәм Хәнсевәр авылы мәчетләрендә дә үткәрергә планлаштырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot